Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Росмолодежь грантын отты
Кичә Росмолодежь.Гранты яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык конкурсының беренче сезонына йомгак ясадылар. Конкурсның беренче сезонында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 20 238 яшь кеше катнашты - Россиянең барлык 89 субъектыннан 10 737 гариза килде. 1 456 социаль әһәмиятле проект җиңү яулады һәм 800 миллион сумлык грант ярдәме алды.