Чаллыда ишегалды командаларында меңләгән яшүсмерләр уйный
Барлыгы 8 турнир үткәрелде. Чараларда 32 команда катнашты.
Хәзер 11:44
,
29.5 °C
Хәзер 11:44
,
29.5 °C
Барлыгы 8 турнир үткәрелде. Чараларда 32 команда катнашты.
Чаллыда яшьләр белән эшләү инде өч ел дәвамында республика, район һәм шәһәрләр арасында иң эффектив сәясәт булып санала. Бу хакта Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева хәбәр итте.
Спорт һәм мәдәни чаралар Чаллыда зур кызыксыну уятты. «Вәгъдәләр йөгереше» спорт чарасы традицион чарага әверелде. Анда 500 дән артык кеше катнашты.
«Ел спортчысы» номинациясендә Индустриаль-педагогика көллияте студенты Арина Сәйфетдинова җиңүче булды, ә Полина Тихонова «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә җиңү яулады. «Ел профессионалы» номинациясендә Яр Чаллы политехника көллияте студенты Даниил Гинц җиңде.
Яңа ел бәйрәмнәренә 25 мең кеше килде. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.