Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Яр Чаллы шәһәренә киләчәк
Гастрольләр бер көн дәвамында Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында узачак. 21 сентябрь көнне 13:00 сәгатьтә чаллылылар «Про кота и про любовь» исемле спектакльне карый ала. Бу спектакль Иван Чернышев куелышында яңа сулыш алды. Спектакль 13:00 сәгатьтә башлана.