Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты балаларның хыялын тормышка ашырды
Вера, Карина һәм Маргарита яңа ел бәйрәмендә ике катлы карават турында хыялланды. Николай Атласов Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов белән бергә гаиләгә кунакка килде. Кызлар өчен махсус татлы Яңа ел бүләкләре әзерләнде. Аларның хыяллары тормышка ашты.