Чаллыда тарифлар буенча конкурс үткәрелә
Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында тарифлар турында III Республика конкурсы үткәрә. Анда 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 10 декабренә кадәр федераль, төбәк, муниципаль басма матбугатта, мәгълүмат агентлыкларында яки теле һәм радиоэфирда чыгарылган авторлык журналист материаллары кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның декабрендә узачак.