Татарстанда 25 меңнән артык аз керемле гаилә түләүләр алган
Президент йөкләмәсе буенча керемнәре аз булган гаиләләр өчен яңа түләүне 8-17 яшьлек 25 мең татарстанлының ата-аналары алган, аларның 8,5 меңнән артыгы «күп балалы» статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн сумнан артык акча түләнгән инде.