Яр Чаллы "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушылачак
Ел саен Яр Чаллы "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел ул 20 майда узачак. Акция кысаларында берничә мәйданчыкта – тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, экология музеенда, картиналар галереясендә чаралар оештырылачак.