Әлфия Когогина: "Интернет челтәрендә наркотикларны пропагандалауның җәзасызлыгына чик куярга кирәк"
Бүген Дәүләт Думасы ахыргы, өченче укылышта наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын куллануга тарткан өчен җаваплылык турындагы җинаять һәм җинаять-процессуаль кодексларына төзәтмәләр кабул итте. Төзәтмәләр авторлары – Россия Федерациясенең наркотикларга каршы дәүләт сәясәте Стратегиясе нигезендә Дәүләт Думасының барлык дүрт фракциясе депутатлары.