Чаллылыларга реабилитация узарга ярдәм итәләр
Мастектомия синдромыннан соң булган 10 хатын-кыз 7нче поликлиникада амбулатор реабилитация уздылар. Быел республиканың медицина реабилитациясе буенча баш белгече Резеда Бодрова ярдәме белән 7 нче поликлиника базасында Чаллы һәм Кама аръягы төбәге өчен уникаль булган сөт бизе яман шешен хирургик дәвалаудан соң пациенткаларны амбулатор медицина реабилитацияләү проекты старт алды.