1нче балалар сәнгать мәктәбендә мастер-класс оештырылды
1нче балалар сәнгать мәктәбендә Укытучылар көне узды. Иҗади чараны «Этносыйфат – илһам чыганагы» темасына укытучы Лия Вечтомова үткәрде.
Хәзер 00:05
,
21.5 °C
Хәзер 00:05
,
21.5 °C
1нче балалар сәнгать мәктәбендә Укытучылар көне узды. Иҗади чараны «Этносыйфат – илһам чыганагы» темасына укытучы Лия Вечтомова үткәрде.
Чаллыдан Казанга өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби бурычлыларның туганнары өчен автобус оештырылды. 9 гаилә, барлыгы 16 кеше бүгенге көндә республика башкаласында булган туганнары һәм якыннары белән очрашу оештыруны сорады. Кайбер гаиләләргә предприятиеләр, очрашуга барырга, якшәмбе көнендә мөмкинлек бирделәр, әлеге предприятиеләрдә аларның туганнары, ирләре эшли.
Бүген чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 3 даими эшләүче мәйданчыкта - «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Ярминкәләргә барлыгы 36 млн сумга 1200 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 октябрьдә расланган мәйданчыкларда узачак.
Үзәк район администрациясе 12 нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә традицион «Өлкән яшьтәгеләр олимпиадасы» спорт бәйрәмен үткәрде. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты. Бәйрәм башланыр алдыннан ярышларда катнашучылар алдында "Сюрприз"эстрада-спорт биюенең хореография коллективы чыгыш ясады.
Депутат Государственного Совета Республики Татарстан Марсель Мингалимов поздравил ветеранов 5,6,7 комплексов пос. ГЭС международным Днем пожилых людей.