Шамил Усманов урамында яңа агач үсентеләре пәйда булды
Шамил Усманов урамында каен һәм миләш үсентеләре пәйда булды. Аларны КФУның Яр Чаллы институты студентлары, администрация хезмәткәрләре утыртты. « Бүген җәй дәвамында ремонтланган, төзекләндерелгән Ш.Усманов участогында агачлар утыртабыз, яңа парковка урыннары булдырылды, тротуарлар һәм велосипед юллары урнаштырылды. Урын бик матур: КФУ бинасы янында эскәмияләр белән яхшы аллея барлыкка килде», - диде Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов.