Профсоюзлар һәм шәһәр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Автокалада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы территориаль комиссиясенең утырышы узды. Килешүгә кул куяр алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Чаллыдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән уртаклашты, Чаллы предприятиеләре муниципалитеттан һәм республикадан гына түгел, ә илебездән дә ярдәм алуын билгеләп үтте. Мәсәлән, быел «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү» илкүләм проектында Чаллы производстволарының 11 компаниясе катнашты, хәзерге вакытта проектта барлыгы 48 компания бар.