"Развитие" сәнәгать паркына ТР бюджетыннан 20 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Башкарма комитетта «Развитие» сәнәгать паркының III чиратын булдыру сораулары буенча киңәшмә узды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова проектның Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән республика президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте. «Развитие» сәнәгать паркының 3 нче чираты өчен инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелеше кысаларында проект-эзләнү эшләрен башкаруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 21,7 млн сум бүлеп бирелгән.