Шәһәр өлкән буын вәкилләрен хөрмәтли
Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, КАМАЗның мактаулы гражданнарын һәм беренче төзүчеләрен чакырып, өлкән буынга багышланган "Минем язмышым шәһәре" дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Сәламләү сүзләре белән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов чыгыш ясады. Чара программасында Автозавод районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Котлау сүзләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Валентин Иванович Лысак адресына яңгырады, ул 1943 елда Кара диңгез флотына чакырылган, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен»медале белән бүләкләнгән.