Яр Чаллыда +3 градус фаразлана
1 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән 16-21 м/с тизлектә көчле җил, төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында көчле бозлавык.
Хәзер 00:22
,
21.5 °C
Хәзер 00:22
,
21.5 °C
1 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән 16-21 м/с тизлектә көчле җил, төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында көчле бозлавык.
Тантаналар сараенда Әниләр көне уңаеннан шәһәр мэры котлау чарасында катнашты. Тантанага 24 хатын-кыз чакырылган иде. Алар – үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән чаллылылар, күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алган хатын-кызлар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Единая Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең шул исемдәге партия проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәгендә булды.
3 һәм 4 декабрьдә Чаллы ИТ-паркында Милли технологик инициатива Түгәрәк хәрәкәте идеяләре һәм технологияләре фестивале узачак. Чара Фән һәм технологияләр елы һәм Россиядә түгәрәк хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк.
Яр Чаллыда «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Быел конкурс 16 номинация буенча узачак: «Ел спортчысы», «Ел интеллекты», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел журналисты», «Елның иҗади шәхесе», «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары», «Елның студентлар иҗади коллективы», «Вузның/ссузның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Тулай торакның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Студентлар хезмәт отряды», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Ел проекты», «Ел волонтеры», «Чит ил ел студенты», «Форпост» студентлар отряды», шулай ук «Ел студенты Гран-прие».