Яр Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм волонтерлар өчен кино күрсәтелде
«Иллюзиум» кинотеатры комплексында аеруча җылы һәм шатлыклы мохит хөкем сөрде. Үзәк районы хакимияте махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм көн саен уртак эшкә өлеш кертүче волонтерлар өчен мәдәни чара оештырды. Җыелганнарны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде.