Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды
Бүген шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Сәүдә мәйданчыклары Г. Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподромда һәм «Көньяк» агросәнәгать паркында урнаштырылды. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.