"Халык контроле": Чаллыда гаризаларның 83% хәл ителгән
Бүген Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова « Халык контроле» системасына һәм кире элемтә платформасына гражданнардан килгән уведомлениеләрне карау эшенә багышланган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Халык контроле» системасының баш модераторы Сәрия Сабурская чакыруы буенча муниципалитетлар кураторларына Чаллыда яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтәгә ярдәм итүче алгоритмнар тәкъдим ителде.