Һава торышы фаразы
Явым-төшемсез.
Хәзер 17:37
,
24.5 °C
Хәзер 17:37
,
24.5 °C
Явым-төшемсез.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , «КАМАЗ» ААҖ директоры Сергей Когогин машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук "Хайер"фирмасының суыткыч бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Рәисе, сәхнәгә чыгып, Татарстан машина төзелеше комплексының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. " Безнең республика – илнең иң эре машина төзелеше үзәге, - диде Рөстәм Миңнеханов . - Бездә тармакның якынча 4 мең предприятиесе бар, аларда 124 мең кеше эшли. Бүгенге көндә предприятиеләрнең хезмәт коллективлары санкцияләр басымы шартларында куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр, яңа эшләнмәләр кертәләр һәм җитештерелгән продукция күләмен арттыралар. Без ил Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Татарстан Республикасы да безнең предприятиеләргә кирәкле ярдәм күрсәтә". Нәтиҗәдә, быелның 8 ае йомгаклары буенча машина төзелешендә төяп җибәрелгән продукция күләме 650 млрд сумнан артып киткән. Әйтик, Татарстан машина төзүчеләре тарафыннан 32 мең йөк автомобиле, 1 800 берәмлек авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 750 мең суыткыч җитештерелгән. Бу саннарның һәрберсе – заводта эшләүчеләрнең көндәлек хезмәте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Бина янындагы мәйданда Татарстанда җитештерелгән техника күргәзмәсе оештырылган.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.