Бокс спортчылары кулларына көрәк тоттылар
Халыкара матч очрашуы алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев бокс буенча Россия җыелма командасы һәм Таҗикстан җыелма командасы спортчыларын сәламләде. Боксерлар белән бергә шәһәр мэры Яр буе паркына 200 агач утыртты. "Хәзер Чаллыда бокс аллеясы барлыкка килде" , – диде җитәкче елмаеп.