«Йөрәгемне балаларга бирәм» бөтенроссия конкурсы узды
Санкт – Петербургта «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы бөтенроссия конкурсының финалы узды.Быел юбилей конкурсы 25 тапкыр үткәрелде һәм педагог һәм остаз елына багышланды. Конкурс финалында илнең 40 төбәгеннән 90 педагог катнашты.