Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар бакчасына узган уку елында актив эшләгән өчен 500 мең сумлык грант тапшырды
111 нче «Батыр» балалар бакчасы соңгы өч елда федераль республика һәм шәһәр грант конкурсларында катнаша. Җиңгән грантларның гомуми суммасы 5 миллион сумнан артып киткән. Быел шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар бакчасына узган уку елында актив эшләгән өчен 500 мең сумлык грант тапшырды. Бу акчалар балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренә – җыештыручылардан алып тәрбиячеләргә кадәр премияләргә китәчәк.