Яр Чаллыда көзге ярминкәләр старт алды
Көзге ярминкәләр иртәнге сәгать 8дән көндезге 3кә кадәр эшли. Без Ипподромга барып кайтырга булдык. Сәгать 9лар тирәсе. Халык күп түгел. Сатучылар тезелеп киткән. Сарман, Әгерҗе, Тукай районы... Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр.