«Мәктәп туклануы» комбинаты көнгә 110 мең баланы ризык белән җәэмин итә
«Мәктәп туклануы» комбинаты Яр Чаллы һәм Зәй районнарының мәгариф учреждениеләрен – мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кайнар ризык белән тәэмин итә. Көнгә 110 мең бала комбинат җитештергән кайнар ризык белән туклана. " Безнең барлык продукция тәм көчәйткечләрсез, консервантларсыз кулланмыйча әзерләнә. Рецептларны Мәскәүнең Горбатов исемендәге фәнни-тикшеренү институты белгечләре кабул итә. Меню цикллы, ягъни ул 13 көн саен кабатлана. Безнең пилмәннәр дә кул белән ясалган өй пилмәннәре шикелле була. Ә алар укучыларныд иң яратып ашаган ризыкларының берсе санала" , – ди «Мәктәп туклануы» комбинатының җитештерү һәм сыйфат буенча генераль директоры урынбасары Гүзәл Мартынова.