Яр Чаллы театрлары премьера белән сөендерәчәк
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры иртәгә 34нче сезонны Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле белән башлый. «Бу - безнең өчен икеләтә зур бәйрәм. 34нче сезонда Рәсим Хафизов белән миңа да 34 яшь. Ә «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең сәхнәгә чыгуына 55 ел тула», – диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.