Сәясәт
Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Торговля России» конкурсына чакыра
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, тармак ассоциацияләре ярдәмендә оештырылган IX «Торговля России» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Оештыручылар арасында Россия ритейл базары экспертлары ассоциациясе, Россиянең бәйсез челтәрләр берлеге, кече форматлы сәүдә ассоциациясе, ваклап сату компанияләре ассоциациясе, Россиянең күпләп азык-төлек базарлары берлеге, рестораторлар һәм отельерлар федерациясе, шулай ук «Россия сыйфат системасы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы бар.