Наил Мәһдиев 48/20 йортын торгызу барышын тикшерде
Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 48/20 йортының ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә барлык төзелеш конструкцияләре торгызылган яки алыштырылган. Шулай ук йортта җылылык бирелгән, бизәкләү эшләре тулы куәттә бара. Тышкы яктан агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми.