1 июльдән түләүләр «МИР» милли түләү системасы карталарына күчәчәк
1 июльдән Россия банклары пенсияләрне яки социаль түләүләрне бары тик «МИР» милли түләү системасы карталарына яки банк картасына тоташмаган гади банк счетына күчерергә тиеш булачак. Банкларның түләүләрне Visa һәм MasterCard (Maestro) карталарына күчерергә хокуклары калмыячак.