Сәясәт
Яр Чаллыда балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды
Бүген Үзәк районның Энтузиастлар бульварында балаларны яклау көненә, шулай ук җәйге каникуллар башлануга багышланган бәйрәм узды. Кунаклар өчен «Балачак бәйрәме» концерт-күңел ачу программасы, уен һәм иҗади мәйданчыклар тәкъдим ителде, анда төрле мастер-класслар, конкурслар үткәрелде. Кечкенә кунакларны могҗизалы мини-зоопарк сәламләде. Бәйрәм 13нче балалар сәнгать мәктәбе, «Нур» яшьләр үзәге, «4нче балалар экология-биология үзәге», Яр Чаллы картиналар галереясы иҗат коллективлары ярдәмендә оештырылды. Чараның яшь артистлары һәм бәйрәмдә катнашучылар татлы призлар һәм бүләкләр алдылар. Халыкара балаларны яклау көнендә Автозавод районында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен шулай ук бәйрәм чаралары оештырылды.