Сәясәт
Яр Чаллыда хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә
Матбугат конференциясе барышында Роспотребнадзор Идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә. Сәнәгать предприятиеләре, сәүдә челтәрләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, медицина учреждениеләре тикшерелә. « Бер атна эчендә 21 объект тикшерелде. Шуларның дүртесендә закон бозу очраклары ачыкланды. Әйтик, «Домкориндустрия» предприятиесендә эпидемиягә каршы режим тулы күләмдә оештырылмаган, монда җиһазлар һәм эш урыннары дезинфекцияләнми, һаваны зарарсызландыру җиһазлары кулланылмый. Шулай ук эшкә килгән йогышлы авырулар билгеләре булган затларны ачыклау буенча эш оештырылмый. Шуңа бәйле рәвештә, вазыйфаи затка административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, материаллар Чаллы шәһәр судына җибәрелде », - диде ул.