Наил Мәһдиев шәһәрнең иске өлешендәге җәмәгать киңлекләрен тикшерде
Беренче нокта - Марат Бибишев исемендәге театр паркы. Мэр паркның барлык урыннары буенча узды, булган кимчелекләрне күрсәтте. Чүп савытларының тышкы ягын чистартырга, территорияне җыештырырга, агачлар һәм куакларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр утыртырга дигән күрсәтмә бирелде.