Фәрид Салахов махсус хәрби операция хезмәткәренең улын туганнан соң котлау тантанасында катнашты
Кама балалар медицина үзәгендә хәрби хезмәткәрнең яңа туган улын тантаналы рәвештә хастаханәдән чыгару узды. Фәрид Салахов яшь әни Алия Паранинаны гаиләнең тулылануы белән котлады. Әтисе Александр хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. 18 апрельдә дөньяга килгән малайга Али дип исем кушканнар.