Чаллыда язучы Рәшит Бәшәрнең юбилеен үткәрделәр
Чара Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узды. Чаллыда Абдулла Алиш , Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, язучы Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара булды.