Яр Чаллыга эш сәфәре белән Михаил Мишустин килде
Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «КАМАЗ» ААҖ бүлекчәләрендә булдылар. Башта алар двигательләр заводында булып уздылар. Биредә Михаил Мишустин двигательләрнең гамәлдәге үрнәкләре, шулай ук соңгы эшләнмәләр белән танышты. Премьер-министрга Р6 двигателе тәкъдим ителде. Әлеге мотор белән К5 яңа буын КАМАЗ автомобильләре җиһазланган.