Фәрид Салахов хәрби хезмәткәрне улы тууы белән котлады
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә Чаллы хәрбие гаиләсе өчен истәлекле вакыйга - бәби каршылау та нтанасы узды. Яшь ата-аналарны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.
Хәзер 12:09
,
29.5 °C
Хәзер 12:09
,
29.5 °C
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә Чаллы хәрбие гаиләсе өчен истәлекле вакыйга - бәби каршылау та нтанасы узды. Яшь ата-аналарны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.
Халыкара музейлар көнендә, Г. М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйповның "Таныш мотивлар" исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада рәссам Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының автор эскизлары буенча башкарган эшләрен тәкъдим итте.
Шәһәр һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты тарихында беренче тапкыр психологик-педагогик сыйныфларның шәһәр слеты узды. Истәлекле вакыйга өчен дата очраклы гына сайланмаган: 19 майда Россиядә 100 елдан артык беренче балалар пионер оешмасы барлыкка килүе билгеләп үтелә.
Бу шимбәдә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында «Милли курчак» конкурсының финалы узачак. Катнашучылар үзенчәлекле чыгышлар тәкъдим итәчәк. Милли тәрбия идеясен алга сөрү максатыннан Чаллыда халыкларның этномәдәниятләрен торгызу һәм үстерү буенча «Милли курчак» проекты үткәрелә, аның иң югары ноктасы - «Милли курчак» шәһәр балалар иҗаты фестивален оештыру. Әзерлек этабында балалар бакчаларында һәм шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында берничә тематик чара, балалар һәм ата-аналар өчен Халыклар дуслыгы йортының милли җәмгыятьләре буенча экскурсияләр үткәрелә.
Яр Чаллы халкының шәһәр өчен нәрсә мөһимрәк икәнен үзләре хәл итү мөмкинлеге бар: 15 апрельдән Татарстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында төзекләндерү объектларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башлана.