Балалар технопаркында халыкара проект командалары
18 августта "Кванториум" балалар технопаркы «Технологияләр маршрутлары» халыкара кампусын ача. Биш көн эчендә Татарстан, Мисыр, Монголия, Казахстан, Абхазия, Белоруссиядән 60 бала туристлык маршрутларын эшләү, 3D-печать, тулыландырылган чынбарлык, VR-технологияләр, картография, панорамалы төшерү һәм ясалма интеллект технологияләрен кулланып проектлар төзү өчен иң яңа технологияләрне куллануны өйрәнәчәк.