Чаллылылар өчен «Объясняем.РФ» дип исемләнгән яңа ресурс ачык
Россия Хөкүмәте иң актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарга мәгълүмат бирү өчен «Объясняем.РФ» дип исемләнгән яңа ресурс эшләтеп җибәрде. Порталда икътисад, хезмәт базарындагы һәм социаль өлкәдәге хәлләр турында тикшерелгән мәгълүмат тупланачак. Мәйданчыкта тикшерелгән чыганаклардан алынган яңалыклар, эксперт киңәшләре, мөһим темалар буенча белешмәлекләр һәм файдалы материаллар бар.