Сәясәт
Яр Чаллыда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны артты
10 гыйнвардан 26 февральгә кадәр мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Аларда шәһәрнең 46 мәктәбеннән 383 укучы катнашты. 22 фән буенча олимпиада тугызынчы сыйныф укучылары һәм унберенче сыйныф укучылары арасында узды. Чаллы укучыларының нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде: «Әлеге уку елы нәтиҗәләре буенча бездә 49 җиңүче һәм 158 призер. Җиңүчеләр һәм призерларның иң күбесен алты белем бирү учреждениесе әзерләгән, болар – 26 нчы гимназия (59 кеше), А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей (32 кеше), 77, 76, 57 нче гимназияләр, 32 нче мәктәп. Биш мәктәптә дүрттән сигезгә кадәр җиңүче һәм призер әзерләнгән» , - дип хәбәр итте ул.