Сәясәт
Комсомол районында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
Комсомол районында, язның беренче көнендә, «Огниво» 16 нчы балалар иҗат үзәгендә «Яз һәм хатын-кыз аерылгысыз!» дип исемләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Чарада катнашучыларны Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде. «Сезгә чын күңелдән күтәренке кәеф һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм игелек насыйп булсын!» ,- диде ул.