Яр Чаллыда уңай төзелеш динамикасы саклана (+видео)
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы сессиясе барышында торак тапшыру планының тулысынча үтәлүен хәбәр итте. 2021 елда 36 күпкатлы торак йорт төзелгән. «Социаль ипотека» программасы буенча ике торак йорт төзелгән, бу чиратны шактый киметергә мөмкинлек биргән.