Яр Чаллыда "Россиягә тугры уллар" дигән бәйрәм концерты узды
Бүген "Энергетик" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Россиягә тугры уллар" дигән бәйрәм концерты булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Яр Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов катнашты.