Сәясәт
Яр Чаллыда балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылылык бирү башланды
Яр Чаллыда җылылык бирү башланды. Беренче чиратта җылылык белән социаль билгеләнештәге объектлар тәэмин ителә: гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә учреждениеләр, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәдәният, физик культура һәм спорт учреждениеләре, яшьләр оешмалары. Җылылык бирү учреждениеләрнең гаризалары буенча башкарыла. Башкарма комитетның мәгариф идарәсе тарафыннан мәгариф учреждениеләренә һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә җылылык бирү турында НЧТСга 10 сентябрьдән гариза бирелгән. Сәламәтлек саклау объектларына җылылык бирү 9 сентябрьдән башланды.