Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Бүген Яр Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Алар өч мәйданчыкта оештырылган: Габдулла Тукай яр буенда («Строитель» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә. Ярминкәдә 9 муниципаль район катнаша: Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Кукмара.