«Заман» яшьләр үзәгендә «Хәтер» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады
«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер» шәһәр иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Хәзер 09:05
,
22.5 °C
Хәзер 09:05
,
22.5 °C
«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер» шәһәр иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
1 нче балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды Дәресләрне Россиянең Атказанган рәссамы, Россия Сәнгать академиясе каршындагы В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты Россия профессоры Сергей Сиренко үткәрде.
Чаллылыларның коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр алдында бурычлары 1 млрд 117 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел 1 апрельгә шәһәрдәшләрнең бурычы 1 млрд 55 млн сум тәшкил иткән булган, ягъни 62 млн сумга кимрәк.
Яр Чаллыда «Действующие лица» XVI Бөтенроссия үзешчән театрлар фестивале узачак. Ул 21 апрельдән 25 апрельгә кадәр үтәчәк һәм бөтен Россиядән 23 театрны үзенә җыячак. Фестиваль өч мәйданчыкта үткәрелә: «Ключ» яшьләр театрында, «Мастеровые» рус драма театрында һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында. Фестиваль барган биш көн эчендә 33 спектакль күрсәтеләчәк.
14 апрельдә Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чаллыда яшәүче тагын 16 гаилә сертификат иясе булды. Аларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар.