Комсомол районында интеллектуаль уен оештырылды
15 нче балалар иҗат йортында Комсомол районы хакимияте вәкилләре һәм шәһәр укучылары Советы активы катнашында якынлашып килүче Җирле үзидарә көненә багышланган интеллектуаль уен оештырдылар. Чараның максаты – яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый һәм сәяси грамоталылыгын арттыру.