Чаллылыларның сорауларына Татарстанның баш суд приставы урынбасары җавап бирәчәк
16 апрельдә Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева Яр Чаллы халкы сорауларына җавап бирәчәк. Гражданнарны видеоконференц-элемтә режимында кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр булачак. Чаллылылар, идарә җитәкчелегенә Яр Чаллы шәһәре, Раскольников урамы, 59 йорт адресы буенча 2 нче суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры да мөрәҗәгать итә алалар.