Шәһәрне җыештыру һәм төзекләндерү эшләре бара
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 1 апрельдән шәһәр территориясен җыештыру һәм төзекләндерү эшләре башланды, аларда 2 640 кеше катнашты, 53 берәмлек техника җәлеп ителде, аның барышында: газоннарда кар көпшәкләндерелде; 726,3 га шәһәр территориясе чистартылды; 41,6 га газоннар тырмалап җыештырылды; 381 куб. м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды; 3 351 данә агач санитар киселде.