Шәһәребезнең 12 гаиләсе ана капиталы алды
«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатлары тапшыру уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу көнне Чаллының 12 гаиләсе сертификат алды.
Хәзер 22:10
,
21.5 °C
Хәзер 22:10
,
21.5 °C
«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатлары тапшыру уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу көнне Чаллының 12 гаиләсе сертификат алды.
Мэриядә Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен вакцинация оештырдылар. Прививканы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә һәм бүлек башлыклары, белгечләр ясатты. Вакциация алдыннан барысы өчен дә терапевт белән консультацияләр оештырылды, тән температурасын, кан басымын, сатурацияне үлчәделәр. Вакцинация «Спутник V» ике компонентлы препарат белән үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аны Гамалей исемендәге Милли тикшеренү үзәгендә эшләгәннәр.
Пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава булачак. Аз гына кар һәм буран булырга мөмкин.
18 март көнне 11:00 сәгатьтә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы шәһәр үзәк китапханәсендә «Укый торган шәһәр» фестивале белән ачылачак. Китап укучылар һәм китапханә кунаклары алдында әдәби геройлар һәм әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша булачак. Балалар өчен күләгәләр театры «Төнгә әбиләр әкияте» спектаклен күрсәтәчәк. Яшүсмерләр «Дөнья хәзинәсен эзләү» квестында катнаша һәм китапханә стеналарында яшерелгән хәзинәне таба алачак. Креатив яшүсмерләрне У. Джойсның «Хранители снов» китаплары мотивлары буенча «Ловушка снов» мастер-классына чакырабыз. Шул ук көнне яшь шагыйрә Эльмира Җәлилова белән очрашу узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме, шул исәптән социаль контракт нигезендә күрсәтү турында» 2014елның 2 сентябрендәге 635 номерлы карары кысаларында дәүләт социаль ярдәме аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга күрсәтелергә мөмкин.Аларның үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында: