Татарстан Республикасы буенча беренче урын
Казанда «Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч-2023» Бөтенроссия конкурсының республика этабы «Иң яхшы акушер» номинациясендә 1 урынны алган 7 нче шәһәр поликлиникасы акушеры Юлия Гафиятова бүләкләнде. Дипломны ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко тапшырды.