ТИҮ рәисләре Җиңү көне уңаеннан чаллылылар өчен бәйрәм оештырдылар
"Гренада 4, 5" территориаль иҗтимагый үзидарәсе район халкы өчен бер йорт ишегалдында бәйрәм оештырды. Чараның мактаулы кунаклары-ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре. Чакырылган кунакларны бәйрәм белән Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, «Электротехников» идарәче компаниясе генераль директоры Сергей Родин котлады.